news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры яңа сезонын 5 октябрьдә ача

Камал театрында, сезон ачылганчы, традицион август спектакльләре күрсәтелә һәм гастрольләр оештырыла.

Камал театры яңа сезонын 5 октябрьдә ача
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры үзенең яңа сезонын 5 октябрьдә ачарга җыена. Ул традиция буенча “Зәңгәр шәл” белән ачылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның Матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов хәбәр итте. “Октябрь һәм ноябрь аена афишалар әзер – шушы көннәрдә билетлар сатуга чыгачак”, - диде ул.

Сезон ачылганчы, театр Казанда – дүрт, Якутиядә – ике, Үзбәкстанда өч спектакль күрсәтәчәк. “Шәһәр һәм Республика көненә Казан кунаклары өчен Камал театрыннан бер бүләк” – театрның традициясе. 27 – 30 август көннәрендә Камал театры сәхнәсендә “Мәхәббәт FM», “Яшь йөрәкләр”, “Тормышмы бу?” һәм “Килә ява, килә ява” спектакльләре тәкъдим ителә. Билетлар сатыла.

Аңарчы Камал театры Якутиягә гастрольләргә барып кайтачак. 22 һәм 23 августта П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры сәхнәсендә тарихта беренче мәртәбә Г.Камал театры гастрольләре үтә. Якутия тамашачысына театр иң популяр спектакльләреннән берсе - "Гөргөри кияүләре" һәм 112 сезон премьерасы С.Гаффарованың "Килмешәк" спектаклен тәкъдим ителә. Гастрольләр "Зур гастрольләр. Төбәкара программа" федераль проекты кысаларында үтә.

14-16 сентябрьдә Камал театры Үзбәкстанда өч спектаклен күрсәтә. Үзбәк милли Академия драма театры сәхнәсендә легендар "Зәңгәр шәл" спектакле, "Бабайлар чуагы" лирик комедиясе һәм 112 сезон премьерасы "Әтәч менгән читәнгә" спектаклен тәкъдим ителәчәк. Гастрольләр Татарстан һәм Үзбәкстан мәдәният министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла.

Театрның труппа җыелышы 27 августка планлаштырылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100