news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры яңа сезонда спектакльләрне онлайн күрсәтүне дәвам итәчәк

Спектакльләр турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Г.Камал театры яңа сезонда онлайн-спектальләр күрсәтүне дәвам итәчәк. Бу хакта театр сайтында хәбәр ителә.

Спектакльләр турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк. «Дөньяның кайсы почмагында яшәвегезгә карамастан, сез шушы минутта уйналган спектакльне тамаша кыла алачаксыз. Сайтка керегез kamalteatr.ru һәм берничә төймәгә басып, онлайн спектакльләргә билет алыгыз», диелә хәбәрдә.

Билетларны алдан алырга тәкъдим ителә. Спектакльгә билетны эфир тамамланганчы гына сатып алырга була. Эфирга билет сатып алучыларның спектакльне карый башларга 24 сәгать вакытлары була. Спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен тагын 24 сәгать бирелә.

Туры эфирлар рус теленә субтитрлар белән тәэмин ителә. Спектакльне компьютер, телефон, Smart TV технологиясе булган телевизорлар аша карарга була. 

news_right_1
news_right_2
news_bot