Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры «Йөзек кашы» спектаклен видеоязмада күрсәтә
"Камал мәктәбе" проекты кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видеоязмалары күрсәтелә, әңгәмәләр уза.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры мәктәбенең чираттагы дәресе Фатыйх Хөснинең “Йөзек кашы” повесте буенча куелган шул исемдәге спектакльне анализлаячак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.
Видеоспектакль Камал театрының Кече залында 12 апрельдә күрсәтелә. Башлана – 18.00
«Камал мәктәбе» проектының кураторы, театрның матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов хәбәр итүенчә, кунаклары буларак, Камал театрының баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев, спектакльнең режиссёры Лилия Әхмәтова, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов катнашачак. Шулай ук, театр тәнкыйтчесе Нияз Игъламов, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова чакырулы.
«Камал мәктәбе» проекты театр тамашачылары мәктәбе буларак уйланылган. Театрга килгән һәр тамашачы «дәрескә» катнашып, билгеләнгән темага үз фикерен әйтә ала.
- "Камал мәктәбе" проекты кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видеоязмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз