news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Венгриядә Халыкара фестивальдә катнаша

Камал театры артистлары Будапештта «Килмешәк» спектаклен күрсәтәчәк.

Камал театры Венгриядә Халыкара фестивальдә катнаша
архив / Рамиль Гали

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Будапештта Мадача исемендәге VI Халыкара театр фестивалендә катнашачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 апрельдә Венгриянең милли театры сәхнәсендә Камал театры артистлары Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышында «Килмешәк» спектаклен күрсәтәчәк.

Фестиваль программасында Бөекбритания, Сербия, Венгрия, Дания, Украина, Литва, Чехия, Германия, Португалия, Казахстан, Словакия, Франция, Швеция театрлары бар. Россияне Камал һәм Вахтангов (Мәскәү шәһәре) театрлары тәкъдим итәчәк.  

  • Камал театры MITEMда беренче тапкыр гына катнашмый. 2014 елда фестиваль программасында «Җәйнең бер көнендә» спектакле күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot