Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры һәвәскәрләр белән «Тамашачы тамашасы» чыгарды
Спектакль беренче Камал театрының яңа бинасы проекты буенча халыкара конкурста катнашучылар өчен күрсәтелде. Февраль аеннан башлап ул театрның репертуарына кертелде.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры унике тамашачы белән спектакль чыгарды. Тамаша күрсәтүче тамашачыны сәхнәгә утырып караган тамашачылар арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.
«Тамашачы тамашасы» — «Театр горожан» форматында эшләнгән спектакль, ягъни, тамашада катнашучы биредә үзе үк текст авторы да, артист та. Камал театрында спектакльне Ксения Шачнева Гөлнара Фазлыйәхмәтова белән куйды.
Спектакль башта Камал театрының яңа бинага күчергә әзерләнүенә карата тамашачы фикереннән барлыкка килгән. Кастингтан 12 кеше үткән.
Спектакль беренче Камал театрының яңа бинасы проекты буенча халыкара конкурста катнашучылар өчен күрсәтелде. Февраль аеннан башлап ул театрның репертуарына кертелде.
Спектакль татар телендә бара, экранда рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә язылган, шулай ук колакчыннардан да тәрҗемәне тыңлап була.
Һәвәскәр артистлар Камал театрына мөнәсәбәт, яраткан артистлары, театр мемнары турында сөйлиләр.
Спектакль 20 март һәм 28 апрельдә театрның Кече залында күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз