news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры Уляновск шәһәрендә фестивальдә "Агыла да болыт агыла..." спектаклен күрсәтте

Яшь режиссер Айдар Җаббаров диплом алды спектаклен бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый.

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ"). 8 декабрьдә Ульяновск шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Агыла да болыт агыла..." спектаклен тәкъдим итте. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакль И.А.Гончаров исемендәге Ульяновск драма театры сәхнәсендә "Россия дәүләте тарихы. Ватан һәм язмыш" IV Халыкара театр фестивале кысаларында уйналды. Фестивальдә, шулай ук, Кишинев, Минск, Мәскәү, Мытищи, Тверь һәм Ульян шәһәрләреннән театрлар катнашты.

Яшь режиссер Айдар Җаббаров, С.В.Женовач режиссерлык курсының IV курс студенты (РИТИ-ГИТИС). Беренче адымнарыннан алып, аны һөнәренең формалык иҗаты, шигъри театр, сүз һәм ишарә сәнгате кызыксындыра, диелгән әлеге хәбәрдә.

Үзенең педагогы Илгиз Зәйниевның бөек татар шагыйре хатлары һәм шигырьләре буенча куелган «DERDMEND» спектакле режиссеры ассистенты итеп алына, мөстәкыйль рәвештә шагыйрь Газинур Морат текстлары буенча спектакль куя. “Агыла да болыт, агыла” диплом алды спектаклен яшь режиссер бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый.

Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп сагыну тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100