Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры Уфага иҗади сәфәргә килә
Камал театры Уфага иҗади сәфәргә килә
(Уфа, 8 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры тиздән Башкортстанга иҗади сәфәргә килә. Бу юлы камаллылар Уфаның Республика рус драма театры бинасында чыгыш ясый. Гастрольләр 15 февральдән 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук көннәрдә Уфадагы рус драма театры, киресенчә, Казанда Камал театры бинасында үз спектакльләрен күрсәтәчәк.
Г. Камал театрының Уфадагы чыгышлары башланыр алдыннан, театрның директоры Шамил Закиров һәм аның урынбасары Инсаф Хәмитов Уфага эш сәфәре белән килде һәм Башкортстан журналистлары өчен матбугат очрашуы оештырды. Алар бу сөйләшүдә булачак гастрольләр хакында байтак кына мәгълүматлар бирде. Театрның алыштыргысыз директоры Шамил Закиров әйтүенчә, бу юлы данлыклы театр коллективы Башкортстан тамашачысына 8 спектакль тәкъдим итә. Менә алар: «Телсез күке», «Шулай булды шул», «Яра», «Ханума», «Казан сөлгесе», «Кичер мине әнкәй», «Әлдермештән Әлмәндәр» һәм «Ява карлар, ява карлар» спектакльләре. Камал театры коллективы, башка килүләрендәге кебек үк, Уфага якын урнашкан берничә районга барып та чыгыш ясарга җыена. Шулай ук Казан артистлары Уфада төрле кызыклы очрашулар оештыруны да күз уңында тота. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары белән очрашу да шулар исәбеннән.
Шулай итеп төгәл ун көннән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры сәнгатькәрләре Башкортстан башкаласына чын бәйрәм алып килә. Данлыклы театр белән ике ел күрешмәгәннән соң, Уфа тамашачылары камаллыларны бик сагынган күрәсең, спектакльләргә билетларны чират торып алалар, ди.
Инсаф Хәмитов әйтүенчә, Камал театры артистлары Башкортстанның телевидение һәм радио каналларында оештырылачак тапшыруларда да катнашачак, шулай ук газеталарга әңгәмәләр дә бирәчәк. Бу хакта республика киң мәгълүмат чаралары театр җитәкчелеге белән алдан сөйләшеп килешкән дә инде. Шулай итеп, Башкортстан тамашачысы Камал театры артистларын һәм режиссерларын Уфа сәхнәсендә генә түгел, ә зәңгәр экраннардан да күрәчәк, радио аша да ишетәчәк. Монысы өчен бигрәк тә республиканың ерак районнарында яшәүчеләр, спектакльләргә килә алмаучылар шатланачак, әлбәттә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз