news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры Уфага гастрольләре вакытында яңа премьерасын күрсәтәчәк

9-16 ноябрьдә Уфада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Шунысын да искәртик: әлеге гастрольләр узган көздә үк булырга тиеш иде, әмма эпидемиологик вазгыятьнең начар булуы аркасында алар башка вакытка күчерелде.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, гастроль репертуарына соңгы сезон премьералары һәм татар театры классикасы булган «Зәңгәр шәл» спектакле кертелгән. Спектакльләр «Нур» Татар театры һәм М.Гафури исемендәге Башкорт театры сәхнәләрендә тамашачыларга тәкъдим ителер дип көтелә.

«Узган ел күрсәтергә ниятләгән барлык спектакльләрне дә тәкъдим итәчәкбез. Узган ел сатып алынган билетлар гамәлдә булачак. Бары тик бер генә спектакль өстәлә – Уфа тамашачысы беренчеләрдән булып «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклен (режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев) карый алачак. Аның премьерасы Казанда 7 ноябрьдә була. Башкортстан башкаласында әлеге спектакль 12 ноябрьдә күрсәтеләчәк», - дип искәртте театрның директор урынбасары Илшат Латыйпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100