news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Уфага алты премьерасын алып бара

Казан театры гастрольләре 14 февральдән 20 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Камал театры Уфага алты премьерасын алып бара
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). 14-20 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Уфа “Нур” татар дәүләт театрының бинасында зур гастрольләре үтә. Камал театры Уфага соңгы елларның алты премьерасын алып бара. Бу турыда Г.Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 һәм 19 февральдә 19.00 сәгатьтә Камал артистлары Уфа тамашачыларына “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен тәкъдим итәчәк.

15 февральдә 19.00 сәгатьтә һәм 16 февраль 14.00 сәгатьтә Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектаклен куячаклар.

16 февральдә 18.00 сәгатьтә “Килмешәк”, 16 февральдә 19.00 сәгатьтә һәм 17 февральдә 12.00 сәгатьтә “Килә ява, килә ява” комедиясе тәкъдим ителәчәк.

17 февральдә һәм 18 февраль 19.00 сәгатьтә тамашачылар “Тормышмы бу?” спектаклен карый алачак.

Казан театры гастрольләре 20 февральдә 19.00 сәгатьтә “Бию пәрие” спектакле белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot