news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Уфада «Тормышмы бу?» спектаклен күрсәтте

Спектакль Төрки телле театрларның VII «Туганлык» Халыкара фестивале кысаларында уйналды.

Камал театры Уфада «Тормышмы бу?» спектаклен күрсәтте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры Уфа шәһәрендә Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектаклен уйнады. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Спектакль Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә Төрки телле театрларның VII «Туганлык» Халыкара фестивале кысаларында күрсәтелде. Фестиваль афишасында, шулай ук, Төркия, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Тыва, Крым, Хакасия, Алтай, Гагаузия һәм Башкортстан театрлары бар.

«Туганлык» фестиваленнән тыш, «Тормышмы бу?» спектакле якын арада өч халыкара фестивальдә катнашачак: Санкт-Петербургта - «Радуга», Казанда - «Нәүрүз», Оренбургта - «Гостиный двор».
 

news_right_1
news_right_2
news_bot