news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Уфа гастрольләрен җанисәптән соң үткәрүне сәясәткә бәйләп карамаска өнди

Камал театрының Уфа гастрольләре сентябрь аенда булырга тиеш иде, ләкин аның вакыты соңракка күчерелгәнлеге билгеле булды.

Камал театры Уфа гастрольләрен җанисәптән соң үткәрүне сәясәткә бәйләп карамаска өнди
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры җитәкчелеге Уфа гастрольләренең сентябрьдән ноябрьгә күчерелүне сәясәткә, аерым алганда, җанисәп вакытына бәйләп карамаска өнди.

Камал театрының матбугат үзәге «Татар-информ» соравына җавап итеп, Уфа гастрольләренең вакыты күчерелүнең ике сәбәбен күрсәтте.

«Беренчедән, билет сату ягыннан караганда ноябрь уңайлы вакыт. Театраль сезонның кызган чагы була һәм спектакльләр халыкта күбрәк кызыксыну уята. Икенчедән, ноябрь башында „Сәфәр“ спектакленең премьерасын чыгарабыз. Шунлыктан сентябрь ае безгә репетицияләр өчен кирәк», — диде театрның матбугат үзәге җитәкчесе, маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Илшат Латыйпов.

Камал театры Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының язгы гастрольләрен дә җанисәпкә бәйләми. «Башкорт театры Казанга апрель аенда ук килде һәм бу гастрольләрнең халык санын алуга бер катнашы да юк. Шунлыктан вазгыятьне сәясәтләштермичә генә безгә уңышлы гастрольләр теләгез», — ди театр җитәкчелеге.

Камал театрының Уфа гастрольләре сентябрь аенда булырга тиеш иде. Ләкин җәйге яллардан соңгы коллектив җыелышында баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев гастрольләрнең ноябрьгә күчерелүен әйткән һәм кайбер матбугат чаралары язуынча: «Бөтенесе тынычлангач, матур гына уздырырбыз», — дигән.

Гастрольләрнең вакыты турында төгәл мәгълүмат юк. Театрның ноябрьне дә кертеп афишасы чыккан. Билетлар сатыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot