news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Туфан Миңнуллинның 85 еллыгына багышлап «Гөргөри кияүләре»н күрсәтә

Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән музыкаль комедия зур сәхнәдә була.

Камал театры Туфан Миңнуллинның 85 еллыгына багышлап «Гөргөри кияүләре»н күрсәтә

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). 25 августта Камал театрында Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Гөргөри кияүләре» спектаклен күрсәтәләр. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакль зур сәхнәдә була.

«Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән музыкаль комедия Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллинның (1935-2012) тууына 85 ел тулуга багышлап уйнала», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot