news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Төркмәнстан һәм Төркия фестивальләрендә катнаша

Камал театры Төркмәнстан һәм Төркия фестивальләрендә катнаша
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

15-18 ноябрьдә Камал театры Төркия һәм Төркмәнстандагы фестивальләрдә катнашачак. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

15 ноябрьдә камаллылар Ашхабад шәһәрендә Мәхтүмкули исемендәге Милли музыкаль-драма театры сәхнәсендә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектаклен тәкъдим итә. Спектакль «Бәхет чоры театр сәнгате» фестивале кысаларында күрсәтелә.

17 һәм 18 ноябрьдә исә, камаллылар «Килмешәк» спектаклен Истанбулда Төркия дәүләт театры сәхнәсендә Халыкара хатын-кыз-драматурглар фестивале кысаларында уйный.

«Без Төркмәнстан һәм Төркия тамашачылары алдында зур җаваплылык тоябыз. Безнең театр - бу дәрәҗәле фестивальләрдә Россияне тәкъдим итәчәк бердәнбер театр, - дип сөйләде Камал театры директоры Илфир Якупов. - Без «Килмешәк» спектакленең халыкара фестивальләрдә уңыш казануына шатбыз: моңа кадәр ул Кытайда, Һиндстанда һәм Венгриядә уйналды».

news_right_1
news_right_2
news_bot