news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры татар театрының туган көненә әзерләнә

22 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар театры туган көненә багышланган тантаналы кичә узачак

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 22 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар театры туган көненә багышланган тантаналы кичә узачак. Бу турыда “Татар-информ”га театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр итте.
Билгеле булганча, 1906 елның 22 декабрендә Казанда «Бичара бала» һәм «Мәхәббәт бәласе» дип исемләнгән җәмәгать спектакльләре күрсәтелә. Шул вакыттан бирле 22 декабрь татар театрының туган көне булып исәпләнә. Быел шул олуг вакыйгага багышланган кичәдә Камал театры Дамир Сираҗиев исемендәге премияләрне тапшыру тантанасын үткәрергә булды. Моңа кадәр театр туган көнендә камаллылар ГИТИС студиясенә 60 ел тулуны билгеләп үтмәкчеләр иде. Әмма студиянең оешуының 60 еллыгы 2010 елның маена туры килгәнгә, шул датаны май аенда уздырырга будылар.
Быел Дамир Сираҗиев премиясенә дәгъва кылучылар саны 20гә җитә. Әмма премиягә лаеклылар дип 8 кеше сайлап алына. Алар арасында татар театрлары актерлары, драматурглар, режиссерлар, хәйриячеләр бар. Премия лауреатларын 25-30 мең сум күләмендә акча белән бүләкләү планлаштырыла. Кичә узган матбугат очрашуында театр директоры Шамил Закиров әйтеп үткәнчә, кандидатлар өчен акча түгел, ә премиягә лаек булу зур әһәмияткә ия. Дамир Сираҗиев исемендәге премия 1999 елдан бирелә. Премияне тапшыру тантанасыннан соң театр сәхнәсендә “Курчак туе” спектакле уйналачак.
Шуны да әйтергә кирәк, яңа елдан халык теләген исәпкә алып, шимбә һәм якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә узачак спектакльләр 19 сәгатьтә түгел, ә 18 сәгатьтә башланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100