news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры «Таңбатыр» әкияте премьерасын әзерли

Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектакль премьерасы декабрь азагында һәм гыйнварда булачак.

Камал театры «Таңбатыр» әкияте премьерасын әзерли
архив/Владимир Васильев

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Таңбатыр» әкиятенең репетицияләре бара. Спектакльнең премьерасы 24-30 декабрьдә һәм 5-6 гыйнварда булачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пьеса татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган. Автор — Мансур Гыйләҗев, режиссер — Олег Кинҗәгулов, рәссам — Ләйсән Хөсәенова, хореограф — Нүрбәк Батулла, композитор — Эльмира Галимова.

Узган сезонда Камал театры Мансур Гыйләҗевнең «Исәнмесез?!» спектаклен тәкъдим иткән иде. Быел драматург гаилә белән карау өчен татар халык әкиятләре буенча «Таңбатыр» пьесасын иҗат иткән.

«Хәзерге заман балаларын тапкыр тиеннәр, тырыш керпеләр, куркуын җиңгән куяннар хакындагы әкиятләр белән шаккатырып булмый. Аларны үзенчәлекле, фантазиягә бай сюжет-саспенслар җәлеп итә. Андый әсәрләрдә геройларның чиксез маҗараларын күзәтәсең, тын да алмыйча аларның язмышы өчен борчылып утырасың.

«Таңбатыр» әкияте дә көтелмәгән кызыклы борылышларга бик бай. Әлбәттә, яшь режиссёр Олег Кинҗәгуловның бай фантазиясе һәм заманча сәхнә технологияләре спектакльнең тәэсирен тагын да арттыра», диелә хәбәрдә.

Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артисты Фәнис Сафин, Эльвир Сәлимов, Алинә Мөдәрисова, Ришат Әхмәдуллин, Ирек Кашапов, Айгөл Абашева, Раил Шәмсуаров, Айгөл Шәкурова, Артур Шәйдуллин, Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Мәдәният институтыннан Фәрит Бикчәнтәев студентлары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100