news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен премьера алдыннан күрсәтте

Камал театрында бүген “Әтәч менгән читәнгә” спектакльнең беренче премьера көне. Ул тагын 2, 3 һәм 27 декабрьдә күрсәтеләчәк.

(Казан, 1 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев журналистларга, театр белгечләренә һәм театрның дусларына татар классигы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Әтәч менгән читәнгә” спектаклен күрсәтер алдыннан, моның бары тик “прогон” булуын ассызыклады. “Спектакль бары тик өченче премьерадан соң гына туа. Бүген күрсәтелгәннән соң төзәтүләр булачак, кимчелекләрен язып барам”, - диде ул һәм спектакльне рәссам Сергей Скоморохов һәм театр белгече Нияз Игъламов белән залның җиденче рәтенә утырып карады.

Фәрит Бикчәнтәев спектакль турында язу өчен аны өч тапкыр карарга киңәш итте.

Мәгълүмат өчен. Камал театрында бүген “Әтәч менгән читәнгә” спектакльнең беренче премьера көне. Ул тагын 2, 3 һәм 27 декабрьдә күрсәтеләчәк.

Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, инсценировка авторлары – Фәрит Бикәнтәев һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов.

Спектакльнең сюжетында ике күршенең үзара ызгышы ята. Спектакльнең төп геройлары - кайчандыр якын дуслар булган Сәләхетдин белән Мирфатыйх һәм аларның гаиләләре. Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов пресс-релизларда билгеләп үткәнчә, “спектакль ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Һәм берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә”.

Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева повестьның тарихын да сөйләде. Аяз Гыйләҗев әсәрен үз авылдашлары турында язган. “Касыйм абый да, Мирзаһит абый да Мостафиннар иде. Куаныша-куаныша баедылар. Фәрит бит нәкъ ничек булган – шулай куйган. Җәй көне су җитмәгәч, Касыйм абый белән Мирзаһит абый сугышып беттеләр. Ахыр чиктә дуслаштылар... Ә теге зиратлар турында Аязга Себердә яшәүче татар язучысы Якуб Зәнкиев сөйләгән иде. Әгәр яңа зиратка беренче кешене җирләсәң, бөтен туганнары ашыга-ашыга, бүтән кешеләр килгәләгәнче дип, шунда җыелалар икән”, - диде ул.

Нәкыя Гыйләҗева спектакльне бик ошатканлыгын әйтте: “Аязның иҗатын ярата торган режиссер Фәрит Бикчәнтәевкә мең-мең рәхмәтләр яусын. Аязның прозасын да ничек куя алды! – дип соклана ул.

Спектакльдә гаилә башлыкларын Рамил Төхфәтуллин белән Минвәли Габдуллин уйнады. Аларның хатыннары – Илсөя Төхфәтуллина һәм Гүзәл Шакирова. Хәйретдин карт ролендә – Равил Шәрәфиев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100