Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры спектакльләрен һәм юбилей кичәләрен «Татар-информ» аша онлайн карап булачак
1 февральдә «Татар-информ» аша Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектакле күрсәтеләчәк.
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә, 1 февральдән башлап, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уртак проекты старт ала – театр репертуарындагы спектакльләр һәм күренекле артистларның юбилей кичәләре онлайн күрсәтелә башлый. Алдагы ике ай эчендә ике спектакль һәм ике юбилей кичәсе интернет аудиториясенә тәкъдим ителә.
Проект татар мәдәниятенең чикләрен киңәйтү һәм бөтен дөньядагы тамашачыны милли театр сәнгатенә тарту максатыннан эшләнә.
1 февральдә дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар «Татар-информ» аша Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектаклен карый алачак. Спектакльне 2012 елда Лилия Әхмәтова куйган. Рәссамы – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров. Композитор – Резеда Әхиярова. Башлана – 19.00 сәгатьтә. Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/158/
19 февральдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Таҗетдиновның юбилей кичәсе. Башлана – 19.00 сәгатьтә.
18 мартта, «Яшь йөрәкләр/Молодые сердца» спектакле күрсәтеләчәк. Башлана - 18.00 сәгатьтә.
26 мартта Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанованың юбилей кичәсе. Башлана - 19.00 сәгатьтә.
Юбилей кичәләре һәм спектакльләр татар телендә бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз