Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры спектакльләре геройларын гәүдәләндерү бәйгесе игълан итте
Бәйгедә катнашу шартлары белән @kamalteatr Инстаграм аккаунтында яисә театрның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Камал театры спектакльләре геройларын гәүдәләндерү бәйгесе игълан итте. Моның өчен яраткан спектакль герое булып киенергә һәм селфи төшәргә кирәк. Иң оригиналь костюм авторына Камал театры kamalteatr.ru сайтында күрсәтелүче онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент бүләк итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу шартлары белән @kamalteatr Инстаграм аккаунтында яисә театрның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Бәйгене үткәрү этаплары:
2-10 май — фотолар элү, заявкалар кабул итү;
10 май — жюри әгъзалары белән иң яхшы 10 образны сайлап алу;
11-15 май — Камал театрының ВКонтакте төркемендә спектакльләр геройларын иң төгәл һәм үзенчәлекле гәүдәләндергән катнашучыларыбыз өчен тавыш бирү;
16 май — җиңүчене игълан итү.
Бәйгенең төп бүләге — Камал театры kamalteatr.ru сайтында май аенда күрсәтеләчәк барлык онлайн спектакльләргә ВИП-абонемент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз