news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры шигърият һәм камиллек турында ихлас сөйләшүгә корылган кичә тәкъдим итте

«Киек каз юлы» шигъри-музыкаль кичәсе 18 мартта һәм 23 апрельдә кабатланачак.

Камал театры шигърият һәм камиллек турында ихлас сөйләшүгә корылган кичә тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев Камал театрының кече залында ихлас сөйләшү форматында яңа төр тамаша тәкъдим итте.

«Киек каз юлы» дип аталган шигъри-музыкаль кичәгә — артистның авторлык проектына килгән тулы зал тамашачы арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев сәгать ярымлык кичәдә камиллек, гармония турында ихлас сөйләшү алып барды.

Тамаша урыны-урыны белән аудиториядә сөйләнгән лекцияне дә хәтерләтте. Иң гади сүзләр белән актер камиллекнең асылын ачарга тырышты. Беренче югары белеме буенча химик булган актер моны театраль итеп башкарды. Кичәнең инсценировка авторы һәм режиссеры да Илтөзәр Мөхәммәтгалиев үзе.

Тамашаның музыкаль өлешенә Ләйсән Рәхимова һәм Ләйлә Мөхәммәтгалиева кушылды. Ләйлә кичәнең яктылык буенча рәссамы да иде.

Музыкантлар — Халыкара конкурслар лауреатлары Айдар Абдрахимов, Камил Волков һәм Рөстәм Рафигуллин чакырылган.

Кичәдә Гамил Афзал, Лена Шагыйрьҗан, Йолдыз Миңнуллина, Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләис Зөлкәрнәй һәм башкаларның шигырьләре яңгырады.

«Киек каз юлы» шигъри-музыкаль кичәсе 18 мартта һәм 23 апрельдә булачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100