Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры шәһәр халкы өчен бушлай экскурсияләр үткәрә
Килүчеләрне сәхнә арты, Галиәсгар Камал мемориаль кабинеты, тарихи күргәзмә һәм картиналар галереясы белән таныштырачаклар.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның 20 гыйнварында Галиәсгар Камал исеменәдге Татар дәүләт академия театры буенча Ачык бушлай экскурсияләр башлана.
Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстанның халык артисты Луиза Шакирҗанова килүчеләрне төп һәм кече сәхнә, сәхнә арты, Галиәсгар Камал мемориаль кабинеты, тарихи күргәзмә һәм картиналар галереясы белән таныштырачак. Кунакларны грим, тегү һәм реквизитор цехларына алып барачак, анда театр хезмәткәрләре белән аралашу һәм хәтта нинди дә булса сәхнә образын да киеп карау мөмкинлеге булачак.
Шулай ук казанлылар борынгы милли театр тарихындагы төп вакыйгалар һәм аның киләчәккә планнары турында беләчәк, труппаның яңа урынга күчүе турында сораулар бирә алачак. Экскурсиягә алдан теркәлү өчен сылтама.
Беренче экскурсия 2021 елның 22 декабрендә, татар театрының 115нче туган көнендә булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз