news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтә

Эфирны Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев алып бара.

Камал театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 2 октябрь, "Татар-информ"). 4 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сезон ачылышын беренче мәртәбә онлайн күрсәтәчәк. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туры эфир «Зәңгәр шәл» спектакле башланырга бер сәгать кала, 18:00 сәгатьтә башлана.

Анда театрның сәхнә арты тормышы курсәтеләчәк, тамашачылар яңа сезонга нинди өметләр баглаулары хакында сөйләячәк. Эфирны Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Илнур Закиров һәм Алмаз Гәрәев алып бара.

Эфир вакытында чит илдә яшәүче татарлар белән телекүпер сузылачак. 19:00 сәгатьтә легендар «Зәңгәр шәл» спектакле тәкъдим ителә. Видеолар HD-сыйфатлы 5 камерага төшерелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot