Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры селфи бәйгесе игълан итте
Камал театры төсләре белән бизәлгән поезд янында фотога төшеп, спектакльләргә чакыру билетлары отып була.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Камал театры брендлы метро поезды янында иң матур селфига бәйге игълан итә. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Октябрь аенда театр Казан метросы белән берлектә «Театраль поезд» булдырды. Камал театры төсләре белән бизәлгән поезд гыйнвар уртасына кадәр йөриячәк.
Бәйгедә катнашу шартлары:
- 2 декабрьдән 20сенә кадәр театраль поезд янында селфи төшәргә;
- Фотоны ВКонтакте яки Инстаграмдагы (лента яки история) үзеңнең сәхифәңә урнаштырырга һәм #Театральныйпоезд хэштегы куярга. Аккаунт ачык булырга тиеш;
- Фотода Камал театрын @kamalteatr билгеләргә һәм безнең сәхифәләргә язылырга.
Иң күп лайк җыючылар җиңү яулаячак. Бәйгенең нәтиҗәсе татар театрының туган көнендә — 22 декабрьдә игълан ителәчәк. Бәйгенең бүләкләр фонды: Камал театры тамгасы төшерелгән шарф, стена календары, көндәлек һәм спектакльләргә чакыру билетлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз