news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Санкт-Петербургта «Биш кич» фестивалендә катнаша

21 сентябрьдә Петербургның Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрында Алексадр Володинның «Биш кич» пьесасы буенча Айдар Җаббаров әзерләгән спектакль куелачак.

Камал театры Санкт-Петербургта «Биш кич» фестивалендә катнаша
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургта Александр Володин исемендәге «Биш кич» Театр фестивале уза. Монда Мәскәү, Караснодар, Пермь крае һәм Татарстанның әйдәп баручы театрлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк.

21 сентябрь көнне фестивальне Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ачып җибәрә. Бу көнне Алексадр Володинның «Биш кич» пьесасы буенча Айдар Җаббаров әзерләгән спектакль Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрында куелачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Фестиваль 2004 елда башланды. Ел саен фестиваль төрле кешеләрне бердәм «Володин» пространствосына берләштерә. Әлеге пространствода төрле театраль коллективлар да, «бер кичәгә генә дип» килүче һәрбер тамашачы да була.

Фестивальне «Петербургский театральный журнал» оештыра.

Спектакль татар телендә бара, рус теленә тәрҗемә итү каралган. 


news_right_1
news_right_2
news_bot