news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры «Сәйдәшстан» музыкаль фестиваленә чакыра

12 август көнне 17:00 сәгатьтә Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан» музыкаль фестивале уза.

Фестивальдә Камал театры оркестры һәм артистлары «Алар беренчеләр иде» премьера программасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Афишада С.Сәйдәшев, Н. Җиһанов, Ф.Яруллин, С.Габәши һәм башка күп кенә классикларның әсәрләре урын ала.
Театр оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе - Данияр Соколов.

news_right_1
news_right_2
news_bot