news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры «Сүнгән йолдызлар» премьерасын әзерли

Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакль 14, 15, 16 февральдә булачак.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Камал театрында Кәрим Тинчурин пьесасы буенча «Сүнгән йолдызлар» премьерасының репетицияләре бара. Спектакль 14, 15, 16 февральдә булачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакльнең режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев, рәссам — Сергей Скоморохов, пластика буенча режиссер — Ольга Даукаева.

Спектакльдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты А.Гайнуллина, Россиянең атказанган артисты Д. Нуруллина, Татарстанның атказанган артисты А.Сабирҗанов, шулай ук, Э.Сәлимов, А.Мөдәрисова, А.Хәйруллина, А.Абашева, Р.Шәмсуаров, А.Борһанов һәм Мәдәният институты студентлары Л.Гатауллина, З.Нуртдинов, Р.Галимов, Э.Моратхуҗина, З.Шәвәлиева катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot