Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры сәхнәсендә – “Зәңгәр шәл”
9 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры традиция буенча Кәрим Тинчурин һәм С.Сәйдәшевнең “Зәңгәр шәл” спектакле белән яңа 104 сезонын ача
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 9 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры традиция буенча Кәрим Тинчурин һәм С.Сәйдәшевнең “Зәңгәр шәл” спектакле белән яңа 104 сезонын ача.
“Зәңгәр шәл” – халык мәхәббәтен яулаган үлемсез әсәр. Кәрим Тинчурин аны 1926 елда язып, шул елның көзендә сәхнәләштерә дә. Беренче булып төп рольләрне Зәйни Солтанов, Рокыя Кушловская, Кәрим Тинчурин үзе башкара. Зур уңыш казанган спектакльнең даны бөтен ерак төбәкләргә дә тарала. 1937 елда Кәрим Тинчурин кулга алынгач, бу пьесаны 19 ел буе онытылып тора. 1956 елда, ниһаять, Кәрим Тинчурин аклана. Аның “Зәңгәр шәл” пьесасы да Ширияздан Сарымсаков тарафыннан кабат сәхнәгә куела. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарихында зур эз калдырган режиссер Марсель Сәлимҗанов “Зәңгәр шәл”не өч тапкыр сәхнәләштерә. Камал театрының матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, быелгы яңа сезонны ача торган “Зәңгәр шәл” - матур традициянең дәвамы. Спектакльдә Мәйсәрә ролен - Илсөя Төхвәтуллина, Булат ролен - Рамил Төхвәтуллин, Зиһанша ролен Наил Дунаев башкара. Сәхнә әсәрендә Камал театрының барлык танылган артистларын күреп булачак.
Әлеге спектакль ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәте турында. Шау-гөр килеп сабан-туй бәйрәменә әзерләнгән чакта, авылга Булат кайта, сөйгән кызына бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин Мәйсәрәнең явыз, рәхимсез абыйсы Җиһанша аны көчләп Ишан хәзрәткә бишенче хатын итеп бирергә җыена, күндерер өчен җәберли, кимсетә, кыйный. Сөеклесен яклап сугышкан вакытта Булат Җиһаншаны үтерә һәм урманга качып китәргә мәҗбүр була. Ятимә кыз Ишан йортына эләгә. Әмма Булат урмандагы качкыннар ярдәме белән Мәйсәрәне газаплардан азат итә.
Спектакль баштан ахырына кадәр җыр һәм биюләр белән үрелеп бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз