news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры сәхнәсендә "Тантана" театр премиясе лауреатлары игълан ителде

"Тантана" премиясе 12 номинация буенча тапшырылды.

Камал театры сәхнәсендә "Тантана" театр премиясе лауреатлары игълан ителде
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә – Халыкара театр көнендә, Г.Камал театры сәхнәсендә VII “Тантана” театр премиясен тапшыру тантанасы үтте. “Тантана” премиясе 12 номинация буенча тапшырылды.

“Тантана” театр премиясенә Качалов исемендәге зур дәүләт академия театрыннан кала бөтен дәүләт театрлары, шулай ук муниципаль һәм шәхси театрлар да дәгъва кылды. “Ел вакыйгасы” номинациясенә дүрт театр дәгъва итә иде.

Шунысы да игътибарга лаек, башка елларда театрлар, “Тантана”га гариза тапшырганда, үзләре дәгъва иткән номинацияләрен төгәл билгеләгән булсалар, быел тетар премиясенең нигезләмәсенә үзгәреш кертелде. Театрлар быел “Тантана” театр премиясенә лаек дип табылган спектакльләрне гнә тапшырдылар. Номинантларны комиссия үзе билгеләде.

“Тантана” театр премиясе лауреатына 50 мең сум акча бирелә.

Оештыручылар соңгы мизгелгә кадәр җиңүчеләр исемен сер итеп саклый алды. Сәхнәдә җиңүчеләр исеме язылган конвертларны Татарстанның дәүләт театрлары режиссерлары ачты һәм лауреатлар исемнәрен игълан итте. Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова “Ел вакыйгасы” номинациясен игълан итүдән тыш, сәхнәдән тагын бер яңалыкны – Радик Бариевка “Татарстанның халык артисты” исеме бирелүен җиткерде.

27 март – Камал театры залын тутырып бары тик артистлар гына утыра торган бердәнбер көн. Драма артистлары өчен Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле, “Казан” бию ансамбле, Алинә Шәрипҗанова, Филүс Каһиров, Рузил Гатин җырлады. Тантаналы кичәнең якты мизгеле – нәни нәфис сүз остасы 4 яшьлек Арслан Сибгатуллин иде. Г.Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллинаның улы Гамлет монологын сөйләп артист-тамашачының күңелен күрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100