news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры сәхнәсендә популяр рольләр башкарган артистны Уфада искә алалар

Илшат Йомаголов Камал театры сәхнәсендә Исмәгыйль («Галиябану», Мирхәйдәр Фәйзи), Пугачев («Бәхтияр Канкаев», Туфан Миңнуллин) рольләрен башкарган.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада мәшһүр актер, педагог, драматург, Башкортстанның һәм Россиянең атказанган артисты Илшат Йомаголовны искә алачаклар. 19 гыйнварда М.Гафури исемендәге Башкорт драма театрында артистның тууына 85 ел тулуга багышланган кичә була, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Илшат Йомаголов Казанда Г.Камал театры сәхнәсендә Исмәгыйль («Галиябану», Мирхәйдәр Фәйзи), Пугачев («Бәхтияр Канкаев», Туфан Миңнуллин) һ.б. рольләр башкарган. Кино һәм телевидениедәге уңышлы эшләре дә аңа зур популярлык китергән.

Уфа сәнгать училищесы, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе, Стәрлетамак Башкорт мәдәният техникумы педагогы буларак, Илшат Йомаголов яшь кадрлар әзерләүгә сизелерлек өлеш керткән. Ул үзенең бөтен гомерен башкорт театр сәнгатенә хезмәт итүгә багышлаган.

Илшат Хәлил улы Йомаголов 1932 елның 26 гыйнварында Башкортстанның Мәләвез районы (хәзерге Куергазы районы) Тимербай авылында туган. Озакка сузылган каты авырудан соң, 2007 елның 3 ноябрендә 76нчы яшендә вафат булган, Уфада җирләнгән.

Шунысын да искәртик,  2002 елда үткәрелгән халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, Тимербай авылында яшәүчеләрнең  милли составы: татарлар 63 процент, башкортлар – 36 процент.

Фотода Илшат Йомаголов Бәхтияр Канкаев ролендә сурәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100