Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры сәхнәсендә «Гөргөри кияүләре» спектакленең дәвамы куелачак
«Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле легендар спектакльне Илгиз Зәйниев белән яңадан куя.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Туфан Миңнуллинның керәшеннәр тормышы турындагы әсәренең дәвамы буларак «Гөргөри кияүләре+» дип аталган театральләшкән тамаша беренче тапкыр Камал театры сәхнәсендә куелачак. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
«Туфан Миңнуллин каһарманнары Илгиз Зәйниевнең «Гөргөри кияүләре+» әсәрендә яшәвен дәвам итә. Яңа персонажлар чыгармадык», — ди спектакль режиссеры Радик Бариев.
«Кавышу белән тәмамланган легендар спектакльнең дәвамын язу җаваплы эш. Монда драматург чыгу юлын тапкан: ансамбль дә һәм керәшеннәрнең йолалары да бер-берсе белән бик матур, җиңел үрелеп спектакльгә килеп керә. Авторның булганлыгы шунда күренә», — ди Россиянең атказанган артисты Наил Дунаев.
Керәшеннәрнең туй йолаларын күрсәтү теләге күптән булган. «Борынгы гадәт-йолаларны без заманча төсләргә буяп бирәчәкбез, популяр җырлар да җырланачак. Безнең барлык номерларыбыз да яңа булачак», — дип белдерде ансамбльнең сәнгать җитәкечесе Эльмира Кашапова.
«Гөргөри кияүләре+» театраль тамашасы - керәшеннәрнең ата-бабадан килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган яңа әсәр. Монда туй вакытында капка ачтыру, каз чыгару һәм бүлү, бәлеш ачтыру, «пошел» боткасы кебек гадәтләрне күреп булачак.
«Спектакльнең гомере гади тамашачыдан тора. «Гөргөри кияүләре+»нең дә гомере озын булсын иде дигән теләктә калабыз без», — диде «Бермәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры Пртур Поляков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз