news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры сәхнәсендә Эльмира Шәрифуллинаның юбилей кичәсе була

Әдәби-музыкаль кичәдә язучылар, Г. Камал театры артистлары, җырчылар, нәфис сүз осталары катнаша.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). 23 апрельдә Казанда Галиәсгар Камал театрында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе, шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның “Без – Тукайлы халык!”дип исемләнгән юбилей кичәсе үзачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әдәби-музыкаль кичәдә язучылар, Г. Камал театры артистлары, җырчылар, нәфис сүз осталары катнаша.

Керү: чакыру билетлары буенча.

Кичә 19 сәгатьтә башлана​ .

news_right_1
news_right_2
news_bot