news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры репертуарына Зәйдулла, Тинчурин һәм Гыйләҗев әсәрләре кертелә

Пьесалар декабрь, февраль һәм июньдә куелыр дип фаразлана.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына Ркаил Зәйдулла, Кәрим Тинчурин һәм Мансур Гыйләҗев пьесалары кертелер дип көтелә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сөйләде.

“Агымдагы елның декабрендә татар халык әкиятләре мотивы буенча язылган Мансур Гыйләҗевнең “Таң батыр” әсәре куелырга тиеш. Аны минем студентым Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерәчәк. Ул Яр Чаллыда да, Уфада да эшләргә өлгерде. Мин аны хәзер безнең театрга чакырдым. Аңа җитди эш йөкләнде”, - диде ул.

Режиссер балалар әкиятен сәхнәләштерү зурлар өчен спектакль куюдан тагын да җитдирәктер, дигән фикерен белдерде. “Ул җаваплылыкны сорый”, - диде Фәрит Бикчәнтәев.

“Мин Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен укып үстем. Марсель абый Сәлимҗанов куйган постановкадан шактый вакыт узды, бу пьесаны хәзер үземә куярга теләк туды. Мөгаен, аның премьерасы февраль аенда булыр дип уйлыйм”, - диде Бикчәнтәев.

Шулай ук Ркаил Зәйдулланың берничә пьеса алып килгәнен, әмма килешеп бетеп булмаганын әйтте. “Бу юлы ул “Хан һәм шагыйрь” дигән пьесасын эшләп бетерде. Миңа калса, хәзер аның вакыты җитте. Мөгаен, ул әсәр сәхнәбездә сезон ахырында куелыр”, - диде Фәрит Бикчәнтәев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100