news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры «Рәшә» премьерасын әзерли

Камал театрында Әмирхан Еники повесте буенча «Рәшә» спектакленең репетицияләре дәвам итә. Спектакльнең инсценировка авторы режиссеры Айдар Җәббаров, рәссамы Булат Ибраһимов.

«Камал театры сәхнәсендә Әмирхан Еникинең әсәрләре моңа кадәр беркайчан да куелмаган. Проза әсәрләрен үзенчәлекле итеп сәхнәгә куюы белән танылган режиссер ярты гасыр элек язылган әсәр аша бүгенге тамашачылар өчен дә якын һәм актуаль темаларны яктыртачак», дип хәбәр итте Камал театрының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot