news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Раил Сафинның «Күпер» әсәре буенча репетицияләр башлады

Камал театры Раил Сафинның «Күпер» әсәре буенча репетицияләр башлады
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов/архив

Камал театрында яшь драматург Раил Сафинның «Күпер» дебют пьесасы буенча читкалар башланган. Спектакльне театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куячак, дип хәбәр итә «Интертат» электрон газетасы.

Камал театрының труппа җыелышында режиссерның автор белән бергә пьеса өстендә эшләве хәбәр ителгән иде. Куеласы вариантка нинди үзгәрешләр кертелгән – автор әлегә әйтмәде.

Спектакльдә төп геройны Илдус Габдрахманов башкара. Рольләрдә – Фәнис Җиһанша, Минвәли Габдуллин, Рамил Вәҗиев, Айрат Арсланов, Радик Бариев, Алмаз Борһанов һәм башкалар.

Премьера 6, 7 һәм 8 ноябрь көннәрендә көтелә.

  • Әлеге пьеса Камал театрының Драматургия лабораториясе кысаларында язылган. Лабораториянең җитәкчесе итеп танылган драматург Мансур Гыйләҗев чакырылган иде. Финалга чыккан пьесалар буенча театрда ачык читкалар ясалды, алар белән Фәрит Бикчәнтәев танышып, шушы әсәрне сайлап алган.
  • Раил Сафин әдәбият-сәнгать дөньясына кинәт килеп керде. Соңгы вакытта Роберт Миңнуллин исемендәге балалар әдәбияты бәйгесендә, «Тукай йолдызлыгы» ябык конкурсында җиңде. Шулай итеп, татар әдәбиятында әдәби гаилә барлыкка килде – Раилнең хатыны Лилия Закирова да – билгеле прозаик, китаплар авторы.
  • Камал театры яшь авторларның дебют спектакльләре белән эшли. Заманында Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?», Альберт Шакировның «Сәфәр» спектакльләре куелды. Соңрак бу авторлар башка театрдар белән дә эшләде: Артурның пьесасы хәзер Чаллы театрында бара (»Җаның ни тели», «Чыкты атым күләгәдән»), Альберт Шакиров Гогольнең «Өйләнү» спектаклен татарчалаштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot