Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры «Радуга» Халыкара театр фестивалендә катнаша
Узган атнада спектакль Уфа шәһәренең «Туганлык» Халыкара фестивалендә катнашты.
(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Бүген Санкт-Петербургта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Г.Исхакый әсәрләре буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектаклен уйный. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакль А.А.Брянцев исемендәге Санкт-Петербург дәүләт Яшь Тамашачылар Театры сәхнәсендә, XX «Радуга» Халыкара театр фестивале кысаларында тәкъдим ителә. Фестиваль программасында, шулай ук, Франция, Швейцария, Эстония, Кытай, Бөекбритания, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск өлкәсе, Карелия һәм Якутия театрлары бар.
Узган атнада спектакль Уфа шәһәренең «Туганлык» Халыкара фестивалендә катнашты. Июньдә ул тагын ике халыкара фестивальдә катнашачак — Казанда «Нәүрүз» (6 июнь) һәм Оренбургта «Гостиный двор» (18 июнь), дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз