news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры “Парковка”, “Томан” һәм “Ишекләр” спектакльләрен тәкъдим итәчәк

Спектакльләрдә аутизм, коммуникацияләрне югалту, якын кешеләр белән мөнәсәбәтләр булмау кебек темалар ачыла.

Камал театры “Парковка”, “Томан” һәм “Ишекләр” спектакльләрен тәкъдим итәчәк
архив tatar-inform, Рамиль Гали

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры майда бер көндә яшь драматурглар пьесалары буенча куелган өч спектакльне тәкъдим итәчәк. Авторлар махсус конкурс буенча сайлап алынды. Бу турыда “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен интервьюда Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтте.

“Без яшь драматургияне үстерергә телибез. Без сәнгать училищесыннан яшь рәссамнарны җәлеп иттек. Анда сценография бүлеге бар, алар ике пьесаның макетын ясаган. Аннары без бер көндә өч пьесаны уйнарга, бары тик яшьләрне генә чакырырга җыенабыз. Бу майда яки июньдә булачак”, - диде ул.

Спектакльләр “Парковка”, “Томан” һәм “Ишекләр” дип атала. Аларда аутизм, коммуникацияләрне югалту, якын кешеләр белән мөнәсәбәтләр булмау кебек темалар ачыла. Агентлык әңгәмәдәше театрның  Мансур Гыйләҗев, Зөлфәт Хәким, Илгиз Зәйниев кебек танылган авторлар белнә хезмәттәшлек итүен әйтте.

Әңгәмәнең видеосын YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Татарстан 24” телеканалында “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100