news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры оркестры дирижеры Фуат Әбүбәкеров котлаулар кабул итә

Илле ел дәвамында Камал театры оркестрын җитәкләгән дирижерның 75 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсен "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

Камал театры оркестры дирижеры Фуат Әбүбәкеров котлаулар кабул итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 ноябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Илле ел дәвамында Камал театры оркестрын җитәкләгән Фуат Әбүбәкеров "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Камал театрында Фуат Әбүбәкеровның 75 яшьлеге һәм оркестрның 50 еллыгы уңаеннан юбилей кичәсе бара.

Фуат Әбүбәкеровны һәм ул җитәкләгән оркестрны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерергә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова котлады. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ТР Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлауларын тапшырды. ТР Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белә оркестр музыкантлары бүләкләнде.

Юбилей кичәсенең сценариен театр актеры, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев язган, режиссер - Радик Бариев.

Кичә театрның музыкаль спектакльләреннән өзекләр, Фуат Әбүбәкеровның театраль хатирәләре белән бара.

Кичәне "Татар-информ" онлайн күрсәтә

news_right_1
news_right_2
news_bot