news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры өй текстиле коллекциясен сата башлый

Камал театрында партнерлык кичәсе узды, анда театр үзенең өй текстиле коллекциясен тәкъдим итте.

«Без тамашачылар белән хәтта аларның өйләрендә дә булырга телибез. Сез безгә кунакка киләсез, безнең дә сезгә кунакка барасыбыз килә. Театр – ул йорт, һәм бу хакта һәр театр хыяллана, диләр. Театрлар бар, аларда труппа бер куелыш өчен җыела һәм аннары тарала, ләкин безнең труппа 120 ел дәвамында бер гаилә кебек яши. Труппа гаилә булгач, театр туган йортка әверелә. Йортыбызның җылысы хәзер сезнең белән дә булсын», - диде театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Коллекциянең дизайнеры – Валентина Копылова. Ашъяулык, сөлге, мендәр тышы, плед, алъяпкыч һәм шопердагы бизәкләр театрдагы бизәкләргә охшаш.

news_right_1
news_right_2
news_bot