Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры «Нәүрүз» фестивален тарихи бинадан яңа бинага театраль йөреш белән башлый

Камал театры төрки халыкларның «Нәүрүз» фестивален тарихи бинадан яңа бинага оркестр белән, фестиваль кунаклары белән театраль йөреш ясап башлаячак. Фестиваль ачылышы 9 июньгә билгеләнгән.
«Фестиваль Фәрит Бикчәнтәевның «Башмагым» премьерасы белән ачыла. Тантаналы ачылыш алдыннан без тарихи бинадан яңа бинага оркестр белән, фестиваль кунаклары белән театраль йөреш оештырабыз. Безгә Казан халкы һәм кунаклары да кушыла ала. Мондый йөрешләрнең тарихи мәгънәсе дә бар - театр ул шундый ритуал йөрешләреннән башланган», - диде Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев «Нәүрүз» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.
«Фестивальгә 8 ил һәм Россиянең 8 регионы катнаша. Барлыгы 50 театрдан гариза кергән иде, 14ен сайлап алдык. Спектакльләр безнең тарихи бинада да, яңа бинада да булачак. Тинчурин театры сәхнәсендә дә, «Әкият» курчак театрында да, Кабан күле буенда да булачак», – дип сөйләде фестиваль директоры Илфир Якупов.
«Нәүрүз» кысаларында 15 июньдә Милли театрлар ассоциациясенең гамәли конференциясе дә планлаштарылган.
«Нәүрүз» фестивале программасында, шулай ук, Халыкара театраль олимпиадасы спектакльләре дә урын алган. «Без моны халыкара театраль олимпиада «Нәүрүз» фестивалендә кунакта дип кабул итәбез», – диде Илгиз Зәйниев.
«Нәүрүз» төрки театрлар фестивале 22 июньдә төгәлләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз