news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры “Миркәй белән Айсылу” спектаклен сәхнәгә чыгара

Ноябрь аенда Камал театры гадәттәге премьерасын тәкъдим итә.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Камал театры яңа сезонның икенче премьерасын әзерләп бетереп килә. 5, 6, 7 һәм 18 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча “Миркәй белән Айсылу” спектакле премьерасы уза, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев. Спектакльдә театрның барлык труппасы диярлек катнаша.

Искәртеп үтәбез, Камал театры данлыклы режиссер Марсель Сәлимҗанов истәлегенә ел саен аның туган көненә – 7 ноябрьгә - премьера чыгара. Бу – традиция. Быел традициягә аз гына үзгәреш кертелгән – премьера 5 ноябрьдә үк тәкъдим ителә.

Матбугат үзәге билгеләп үткәнчә, Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле - Камал театры өчен үзенчәлекле әсәр. Бер-берсенә булган ихлас хисләре авыл картлары тарафыннан илгә килгән корылыкның сәбәбе дип табылып, рәхимсез җәзаларга дучар ителгән Миркәй белән Айсылуның мәхәббәт тарихыннан тыш, пьесаның театраль сюжеты да бар. Спектакльнең 1936 елда режиссер Гомәр Исмәгыйлев, рәссам Сперанский сәхнәләштергән беренче куелышы театр тормышында зур әһәмияткә ия. Кызганычка, шул вакытта башланган репрессияләр яшь, перспективалы режиссерны Казаннан китәргә мәҗбүр итә. 30 елдан соң әсәр кабаттан сәхнәгә менә һәм аны күптән түгел генә баш режиссер итеп билгеләнгән яшь Марсель Сәлимҗанов куя.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикере буенча, нәкъ менә "Миркәй белән Айсылу" спектакле белән милли классиканы гәүдәләндерү принциплары барлыкка килә, сәнгать стиле формалашу һәм татар сәхнәсе реформаторы Марсель Сәлимҗановның триумфаль карьерасы башлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100