news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Мәскәүдә «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклен тәкъдим итәчәк

Камал театры Мәскәүдә «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклен тәкъдим итәчәк
Фото: Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге

Камал театры 24 сентябрьдә Мәскәүдә Россия Кече театры сәхнәсендә «Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл» спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Спектакльдә РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Әлфия Авзалова, ТАССРның халык артисты Рәшид Ваһапов, ТАССРның атказанган артисты Зифа Басырова башкаруындагы җырларның фонограммалары яңгыраячак.

Спектакльдә артистның тормыш юлы – Башкортстан җирендә үткән ач балачагы, әнисе үлгән һәм апасы кулга алынганнан соң Актаныш районында балалар йортында яшәгән чоры, сәхнәдәге беренче адымнары, татар эстрадасы легендасына әйләнү тарихы сөйләнә.

РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисты ролен Ләйсән Гатауллина башкара.

Спектакль рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә белән татар телендә күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot