Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры мәйданында Театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачыла
Россиядә Театр елы башланырга 2019 сәгать калып бара.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Казан театрлары, Россиядә узачак Театр елы булачагын искәртеп, Камал театры алдындагы мәйданда бәйрәм үткәрә. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм кысаларында Россиядә узачак театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачылачак. Программада спектакльләрдән өзекләр, танылган артистлар белән фотосессия, истәлекле бүләкләр белән конкурслар, урам квесты һәм башкалар каралган.
Бәйрәмне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.
Камал театры матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бәйрәм чарасын Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша ачып җибәрәчәк. Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова татар театры тарихы хакында сөйләячәк, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов Габдулла Тукай шигырьләрен укыячак, театрның яшь артистлары "Агыла да болыт агыла..." спектакленнән өзек башкарачак, театрның скрипкачысы Динә Закирова музыкаль номерлар тәкъдим итәчәк. Бәйрәм программасында кыйммәтле бүләкләр белән төрле викториналар һәм конкурслар да көтелә.
Бәйрәмдә шулай ук В.И.Качалов исемендәге рус драма театры, К.Тинчурин татар театры, Г.Кариев яшь тамашачылар театры, Казан яшь тамашачылар театры, "Әкият" курчак театры, Болактагы театр һәм SDVIG камера театры катнаша.
Театр бәйрәме 13 октябрьдә 11.00 сәгатьтә башлана. 13.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры каршындагы мәйданда Россиядә узачак театр елы башланырга күпме вакыт калганын саный торган исәп ачылачак. Тетарның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2019 елга кадәр якынча 2019 сәгать вакыт калып бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз