Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театры Мәскәүгә биш спектаклен алып бара
2019 елның 11-16 гыйнварында Мәскәүдә Г.Камал театрының гастрольләре узачак.
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Россия Дәүләт академия Кече театрындагы гастрольләре 2019 елның 11 гыйнварында «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле белән башлана. 113нче сезонда татар театры Мәскәүгә 5 спектакль алып бара. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
2019 елның 11-16 гыйнварында Мәскәүдә Г.Камал театрының гастрольләре узачак.
Спектакльләр арасында соңгы ике елдагы премьералар да бар. Аерым алганда, гастрольләр афишасына Аяз Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә», Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява», Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу», Гаяз Исхакыйның «Тормышмы бу?» спектакльләре кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз