news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры легендар спектакльләренең видеоязмаларын күрсәтүне дәвам итәчәк

Камал театрының социаль челтәрләрдәге битләрендә, сайлау өчен, 10 спектакльдән торган исемлек тәкъдим ителгән.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры үзенең "Камал мәктәбе" проектында күрсәтү өчен спектакльләрен тамашачы белән бергә социаль челтәрләр аша сайлый. “Камал театры спектакльләреннән сез кайсы спектакльнең видеоязмасын карарга һәм фикер алышырга теләр идегез? Сез уйлаган спектакль исемлектә булмаса, үз вариантларыгызны, тәкъдимнәрегезне биредә яза аласыз”, - дип яза проект авторлары.

Тамашачыга, сайлау өчен, 10 спектакльдән торган исемлек тәкъдим ителгән. болар – “Арбалы хатыннар”, “Баскетболист”, “Бичура”, “Дивана”, “Йөзек кашы”, “Моңлы бер җыр”, “Мулла”, “Үлеп яратты”, “Хушыгыз”, “Шулай булды шул” спектакльләре.

Спектакльләр - сыйфаты канәгатьләнерлек дәрәҗәдә видеоязмасы булганнар арасыннан сайлап алынган.

  • "Камал мәктәбе" – театрның тамашачылары өчен яңа белем бирү проекты. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

news_right_1
news_right_2
news_bot