news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры Кытайда халыкара фестивальдә катнаша

Фестиваль көннәрендә форумда катнашучылар өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев лаборатория үткәрәчәк.

Камал театры Кытайда халыкара фестивальдә катнаша
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ").14 һәм 15 декабрьдә Кытайда Нанкин шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль Ибсен Халыкара институты һәм дөньядагы иң борынгы университетларның берсе - Нанкин университеты оештырган "Күчеп йөрүче дөньялар" фестивале кысаларында уйнала.

Спектакльләрдән тыш, фестиваль көннәрендә Нанкин университеты студентлары һәм форумда катнашучылар өчен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев лаборатория үткәрәчәк. Ә Камал театры директоры Илфир Якупов түгәрәк өстәлдә катнашачак.

"Килмешәк" мистик драмасы - 2010 елда сәнгать өлкәсендәге халыкара бәйләнешләрне үстерү максатыннан Ibsen International Норвегия оешмасы үткәргән лабораториядә язылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot