news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры «Кырым театраль көзе» фестивалендә «Килмешәк»не күрсәтәчәк

Ялта, Керчь һәм Симферепольдә Россиянең әйдәп баручы 9 милли театры чыгыш ясаячак.

Камал театры «Кырым театраль көзе» фестивалендә «Килмешәк»не күрсәтәчәк

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Кырымда Милли театрларның икенче Бөтенроссия «Кырым театраль көзе» фестивалендә Камал исемендәге театр Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Килмешәк» спектаклен күрсәтә. Тамаша 7 сентябрьдә А П.Чехов исемендәге Ялта театры сәхнәсендә була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Кырым театраль көзе» фестивалендә 4-10 сентябрьдә Ялта, Керчь һәм Симферепольдә Россиянең әйдәп баручы 9 милли театры чыгыш ясаячак. 

Камал театры Татарстаннан фестивальдә катнашучы бердәнбер театр. Фестивальдә, шулай ук, Башкортстан, Калмыкия, Карелия, Мари-Эл, Төньяк Осетия, Тыва, Чечня һәм Чувашия театрлары катнаша.  

«Килмешәк» — театр репертуарындагы фестивальләргә иң күп йөри торган хит спектакль. 3 ел эчендә спектакль Кытай, Индия, Венгриядә уйналды, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100