news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры коллективы “Исәнмесез!” спектакленең премьерасын әзерли

Премьера 19 апрельгә билгеләнгән.

Камал театры коллективы “Исәнмесез!” спектакленең премьерасын әзерли
kamalteatr.ru

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). Камал театрында Мансур Гыйләҗевның “Исәнмесез!” спектакле премьерасы буенча репетицияләр дәвам итә. Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов. Бу турыда театр матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автор пьесаны киносценарий буларак язган. Әмма театр үтенече буенча сәхнә ихтыяҗына туры китереп үзгәрткән.

Пьесада гади татар гаиләсендә ике буынның тормышы сурәтләнгән. Бу - өч ир туган һәм ике кыз туган, аларның балалары. Алар еллар узу белән туганлык хисен югалткан. “Геройлар янә туганнар кебек якын була алырлармы? Әлбәттә бу гаилә тарихы гына түгел, ә җәмгыять һәм милләт язмышы”, - диелгән вакыйгалар анонсында.

Спектакльдә сәхнәнең берничә буын әйдәп баручы актерлары катнаша.

Премьера 19 апрельгә билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100