news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры «Киек каз юлы» шигырь кичәсенә чакыра

Композициянең авторы, режиссер һәм башкаручы — Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 12 февральдә һәм 18 мартта Камал театрының Кече сәхнәсендә «Киек каз юлы» дип исемләнгән шигъри кичәнең премьерасы була.

Композициянең авторы, режиссер һәм башкаручы — Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Рәссам — Татарстанның халык рәссамы, Россиянең Атказанган рәссамы Сергей Скоморохов. Ут буенча рәссам — Ләйлә Мөхәммәтгалиева. Программада — классик һәм заманча шигъри әсәрләр яңгыраячак. Бу турыда Бөтендөнь татар конгрессы хәбәр итте.

Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова, классик гитара буенча халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Айдар Абдрахимов, халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Рөстәм Рафигуллин катнаша, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot