news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова пьесасын куячак

Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” пьесасы “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңеп чыккан иде.

Камал театры Кариев театрының яңа директоры Гүзәл Сәгыйтова пьесасын куячак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” пьесасы буенча спектакль куярга җыена. Бу хакта Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта әйтте.

“Гүзәлнең әсәренә алынуыбызда аның Кариев театры директоры итеп билгеләнүенең катнашы юк. Безнең планнар алдарак билгеләнгән иде. Без яшь драматургларны үстерергә телибез”, - диде Нияз Игъламов.

Кече залда өч яшь авторның әсәре куелачак. Аларны Олег Кинҗәгулов, Рамил Гәрәев һәм Фәрит Бикчәнтәев куячак.

Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” пьесасы “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңеп чыкты. Жюри тарафыннан сайлап алынган җиде пьеса буенча Камал театрының Кече залында аларны уку оештырылган иде. 

Әсәрнең үзәгендә хатын-кыз проблемалары ята. Автор депрессиядә яшәгән, психология белән шөгыльләнә башлаган ханымны төп герой итеп ала. Әсәрнең азагында ханым баласын үтерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100