Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры карамагында ГИТИС белән берлектә театр студиясе ачыла
Быел Казанда Камал театры карамагында театр студиясе ачылачак. Студия ГИТИС белән берлектә эшләячәк.
«Без Фәрит Рәфкатович белән сөйләштек. ГИТИС белән бергә аерым проект башлыйбыз. Анда 11 кеше югары белем алачак. Бу артистны максатчан әзерләү», диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән җәйге очрашуда.
Ирада Әюпова Тинчурин театры режиссеры Туфан Имаметдинов белән берлектә режиссерлар әзерләнүен, быел Айдар Җаббаровның да режиссура буенча укытырга кешеләр туплавын әйтте.
«Бу минемчә бик яхшы практика. Мәскәүгә киткән кеше күп очракта кайтмый. Монда укыган кешенең монда калу шансы зуррак», диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз