news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры җитәкчелеге Татарстан Рәисенең Юлламасындагы бурычлар ничек үтәләчәген әйтте

Камал театры җитәкчелеге Татарстан Рәисенең Юлламасындагы бурычлар ничек үтәләчәген әйтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген Татарстан Рәисе Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов, театрлар турында аерым ассызыклап, аларга куелган бурычлар турында сөйләде. Камал театры җитәкчелеге Юлламадагы бурычларны үтәү максатыннан башкарылган һәм башкарылачак эшләр турында сөйләде.

«Агымдагы ел бигрәк тә безнең театрлар өчен үзенчәлекле. Быел без: Галиәсгар Камалның, Марсель Сәлимҗановның, Шәриф Камалның юбилей даталарын, Казан операсының 50 еллыгын билгеләп үтәбез. Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасы төзелеп килә. Ул гади театр гына түгел, ә шулай ук һәркем өчен ачык мәйдан һәм бөтен иҗади көчләрне җәлеп итү үзәге булырга тиеш», - диде Татарстан Рәисе.

«Татар-информ», Татарстан Рәисе куйган бурычлар ничек үтәләчәге хакында шәрехләмә сорап, Камал театры матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итте.

«Камал театры электән үк татар мәдәнияте әһелләренә үз сәхнәсендә чыгыш ясау мөмкинлеге тудыра килде. Соңгы елларда театрда «Калеб», «Yummy music», «Апуш» кебек татар иҗат берләшмәләре чыгыш ясады. «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексында татар зыялылары катнашында шигъри һәм музыкаль кичәләр, иҗади очрашулар, кино күрсәтүләр, лекцияләр һәм башкалар узып тора.

Театр үз сәхнәсендә һәрвакыт башка татар театрларының гастрольләрен дә кунакчыллык белән кабул итте. Яңа бинада да кунакчыллык безнең театр эшчәнлегенең лейтмотивы булып калачак. Театр яңа бинаның һәр залында һәм креатив-белем бирү мәйданчыкларында үтәчәк чараларның еллык зур планын инде әзерләде», - ди Камал театры матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100